2024 елның 18 мартыннан 29 мартына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Үлем белән сату итү турында хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе уза. Акциянең максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркомания таралуга каршы көрәшкә җәлеп итү, наркоманнарны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү.
Акция хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, шәһәр администрациясе, иҗтимагый оешмалар, дини конфессияләр һәм яшьләр волонтерлык берләшмәләре вәкилләре үзара хезмәттәшлегендә үткәрелә.