29 мартта Горький исемендәге паркта ВИЧка тест тапшырырга мөмкин булачак

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

29 мартта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрә.

Тест-мобиль башкаланың «Хезмәт резервлары» стадионы каршында М. Горький исемендәге паркта 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшләячәк. ВИЧның симптомнары юк, тест бир, ВИЧ-статусыңны бел.

«Җиңү өчен тест.  Ярдәм янәшәдә» проекты Президент грантлары фонды акчасына "Яңа гасыр" АБНО белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International