Бүген «12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» кабул итү-диагностик бүлегенең нигезендә нейрохирургия бүлегенең ачылуы булды. Хирургия һәм терапевтик корпусларын КДБ кабул итү-диагностик бүлекләренә (КДБ) реорганизацияләү белән, Терминал 1 һәм Терминал 2 оештыру белән кабул итә торган бүлекләрне реконструкцияләү эше 28 августта расланган Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгыннан соң башланды. Төп мәсьәлә хастаханәнең нигезендә хирургия, травматология, нейрохирургия һәм отоларингология буенча Авиатөзелеш, Киров районнар һәм Мәскәү районы өлешенең халыкларына ашыгыч кичектергесез ярдәм эшен оештыру булды. Шул районнарда 200 меңнән артык казанлылар тора.
Чараны ТР Сәламәтлек саклау министры А.Ю.Вафин тантаналы ачты. Ул бүген Казанда беренче дәрәҗәле травмаүзәге ачыла дип билгеләде. «Бүгенге көннән Казанның өч хастаханәсе – РКХ, 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм 12нче номерлы шәһәр хастаханәсе – атнада 7 көн иң катлаулы-берләшкән травмалар белән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк».
Тантаналы чара хирургия корпусының КДБ, хирургия һәм травматология бүлекләренең операция ясау бүлмәләрен һәм терапевтик корпусның КДБ караудан башланды. Терминал 2 КДБнең терапевтик корпусының оториноларингология, терапия, неврология профильләре буенча ашыгыч һәм кичектергесез авыруларны кабул итү өчен оештырылган. 1 октябрьдән КДБ нейрохирургия профиленнән дә аерым авырулар ташкынын оештыру, теркәү, бәйләү-операцион блоклары, реанимацияләү, интенсив дәвалау, реабилитацияләү бүлмәләре белән, санаторий-курорт дәвалавын исәпкә кертеп, эшли башлый.
Нейрохирургия КДБдә 2 операция ясау бүлмәсе, нур белән тикшерү бүлеге, неврологик кан тамырлары бүлеге, электро-физиологик тикшерүләр кабинеты, реабилитацияләү бүлеге бар.
Клиниканың җитәкчесе һәм баш табибы Сафин Тәүфыйк Фәтхерахман улы – КДБнең яңа бүлегенең реорганизация эше тулысынча тәмамланды, җиһазлар сатып алынды дип билгеләде. Бөтен эш урыннары АРМ һәм ЛВС белән җиһазландырылды. Бүлек нейрохиругик авырулар өчен дарулар белән тулысынча тәэмин ителде. Нейрохирургия бүлеге табиблар, урта медицина персоналы, шул исәптән операцион шәфкать туташлары белән тулы комплектланды.
Терминал 1 хирургия корпусының КДБен реконструкцияләү өчен клиниканың үз матдәләреннән 15 млн. сум үзләштерелде; хәзерге заман дәвалау-диагностик җиһазларын сатып алу өчен 65 млн. сум, шул исәптән 50 млн. сумга «Казанский» банкының кредитлары җибәрелде.