8804 берәмлек медицина җиһазы агымдагы елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча сатып алыначак. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан килә.
Рентген-аппаратлар, мәсәлән, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Чирмешән РҮХ, Кама Аланы участок хастаханәсенә китереләчәк.
Узган ел 1805 берәмлек медицина җиһазы, шул исәптән 4 компьютер томографы, җибәрелде.
Сатып алынган җиһазлар диагностика сыйфатын шактый яхшыртырга, шулай ук республика халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирә.