Диспансерлаштыру куркыныч факторларны иртә ачыклауга да, социаль әһәмиятле авыруларны ачыклауга да юнәлдерелгән. Диспансеризацияне «Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә бушлай үтәргә мөмкин.
Авыруларны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Сәламәтлекне 18 яшьтән өч елга бер тапкыр тикшерергә кирәк. 40 яшьтән башлап ел саен тикшерергә кирәк.
Уңайлы вакытка «Госуслуги» (Дәүләт хезмәтләре) аша яки сез беркетелгән медицина учреждениесе регистратурасында язылырга мөмкин. Үзең белән ОМС полисы кирәк.
Агерҗе үзәк район хастаханәсендә диспансерлаштыруны ничек узарга икәнен видеороликта карарга була