Офтальмохирург Рамил Равил улы Гимранов, Татарстан Республикасының атказанган табибы, инде утыз елдан артык кешеләрнең күрү сәләтен саклый һәм кире кайтара. Ул Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсендә эшли.
Котлауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова һәм Республика профсоюзлар комитеты рәисе Гөлнар Равил кызы Хөснетдинова җиткерделәр.