Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте "Татмедиа " АҖ Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Югары профессионализм, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең авыруларын профилактикалау һәм дәвалауның мөһим мәсьәләләрен яктыртуда хезмәттәшлеккә ачык булуы, оператив һәм һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат сәркатибе Юлия Кудрявцева һәм Республика клиник наркология диспансерының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече Рания Сабирова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бүләкләрне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International