Бүген «Нәфис» хәйрия фонды Алабуга үзәк район хастаханәсенә 10 тонна көнкүреш химиясе тапшырды. Әлеге медицина учреждениесе табиблары хәзер Алабугага пилотсыз аппаратлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә.
Хәйрия ярдәме составына кер юу порошоклары, сабыннар, «Нәфис Косметикс» компаниясе җитештергән коры чистарту чаралары кергән. Алар хастаханәнең социаль-көнкүреш ихтыяҗларына юнәлдереләчәк. Шулай ук 1300 көнкүреш химиясе җыелмасы хастаханә комплексының барлык персоналына тапшырылган. Һәр җыелманың авырлыгы 6 килограмм тирәсе тәшкил итә.