Ютазы халкы мобиль поликлиника эшеннән канәгать

2024 елның 5 апреле, җомга

Әбсәләм авылындагы мобиль поликлиника биш көн эчендә 130га якын кешене кабул итте.

Медицина автопоезды җирле яшәүчеләрдән тыш, бүген Алабакүл һәм Екатериновка торак пунктларында яшәүче Ютазы халкын кабул итте.

Бүген Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова озатуында мобиль поликлиника эше белән район башлыгы Аяз Шәфигуллин танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International