Бүген Тәтештә, "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Йөклеләр көне"нә багышланган чара узды.
Бәйрәм музыкаль котлауларга бай булды.
Булачак әниләр Тәтеш РҮХ табиблары, гинеколог, педиатр, психолог, ЗАГС, социаль яклау белгечләре белән рәсми булмаган шартларда аралаштылар, кызыксындырган барлык сорауларны бирделәр һәм күп файдалы киңәшләр алдылар.
Тәтеш үзәк район хастаханәсе педиатры биләү буенча мастер-класс үткәрде.