Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә булачак әниләр белән очрашу узды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Россиядә яңа бәйрәм – йөклеләр көне билгеләп үтелә. Аны елына ике тапкыр: 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәләр.

Бәйрәмне Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе бүлегендә дә  үткәрделәр.
Сәламләү сүзе белән баш табиб Светлана Одушкина чыгыш ясады.
Чарада район администрациясе хезмәткәрләре, социаль яклау һәм дини конфессияләр вәкилләре катнашты.
Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә Әлки район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәттеләр, чарада матур җырлар башкардылар. Символик бүләкләр тапшырып, конкурслар һәм викториналар үткәрелде.
Хатын-кызларны һәм кызларны тормышларында булачак шатлыклы вакыйга - булачак бала тууы белән котладылар, ана булуны, тууны, җәмгыятебездә традицион кыйммәтләрне саклауның мөһимлеген ассызыкладылар.
Тәм-томнар белән сыйланып, чәй эчеп, вакыт сизелмичә үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International