Баулы РҮХнең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хезмәткәрләренең һәм профсоюз комитеты рәисе Лилия Гайсинаның ел саен Ураза бәйрәме алдыннан "Гаилә" ("Семья" ) социаль приютына бару традициягә әверелде.
Приютта тәрбияләнүчеләргә беренче кирәкле әйберләр һәм татлы бүләкләр тапшырылды.