КФУ студентларын Түбән Кама үзәк хастаханәсенә эшкә чакырдылар

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Республиканың һәм аннан читтәге медицина вузларына йөрү сериясе дәвам итә. Бу юлы яшь белгечләр белән очрашу Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология Институты мәйданчыгында узды.

Биредә КФУ студентлары өчен медицина вакансияләре презентациясе узды. Чарада 2нче номерлы поликлиника мөдире Руслан Муллин һәм хастаханәнең кадрлар бүлеге башлыгы Людмила Зотова катнашты.

КФУ студентлары хастаханә вәкилләренә кызыксындырган  сорауларын бирә алды, шулай ук аларга мәгълүмати буклетлар бирелде, социаль ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International