Яшел Үзән районында дивертикуляр авыру турында фикер алышу өчен бөтен республикадан хирурглар җыелды. Хирургларның фәнни-гамәли семинары "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән Осиново авылының яңа поликлиникасында узды.
Конференцияне медицина фәннәре докторы, Казан медицина университетының хирургия авырулары кафедрасы профессоры Олег Карпухин ачты. Үз чыгышында Олег Юрьевич табиблар өчен мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыклады, чөнки нәкъ менә уртак тәҗрибә медицинаны алга этәрергә, яңа дәвалау төрләрен уйлап табарга һәм кертергә ярдәм итә.