Бу сорауга Бөтендөнья стресс турында хәбәрдарлык көнендә Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең беренчел кан тамырлары үзәгенең тәҗрибәле психологы Луиза Измайлова җавап бирә.
«Стресс» сүзе «киеренкелек» дигәнне аңлата һәм латинча stringere (киеренкеләндерү, көчәйтү, кысу) сүзеннән килеп чыккан.
Бу эмоция түгел, ә организмның реаль яки фаразланган куркынычка "каскадлы " җавабы.
Стресска каршы торуның берничә ысулы бар:
* дөрес туклану, ял итү, спорт белән шөгыльләнү һ. б. ярдәмендә гомуми сәламәтлекне ныгыту.;
* ситуацияне үзгәртү, ягъни мөмкин кадәр борчылу тудырганны бетерү;
* хәлгә мөнәсәбәтне үзгәртү;
* стресс өчен гадәти булган киеренкелекне җиңеләйтә һәм бетерә белү, ял итүне планлаштыру.