Казанда хәйрия чарасы узды, аннан җыелган акчалар «Гаилә бергә»хәйрия фондының Гаилә йорты эшенә ярдәм итүгә китәчәк. Исегезгә төшерәбез, Гаилә йортында ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсендә озак дәвалана торган балаларның туганнары бушлай яши. Интеллектуаль уенда 33 команда 220 кунак ярышты.
Традиция буенча, уен катнашучыларын кызыклы график блок әзерләнде, аның өчен рәсемнәрне балалар ясый, ә блоклар арасында тере музыка иде.