Миф һәм чынбарлык: ВИЧ

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Миф: ВИЧны симптомнары буенча билгеләргә мөмкин.

Чынбарлык: ВИЧ-инфекцияле кеше берничә ел дәвамында бернинди билгеләр дә күрсәтмәскә мөмкин. ВИЧ-ның клиник билгеләре юк, шуңа күрә махсус тестсыз инфекция барлыгын аңлау мөмкин түгел.

Миф: ВИЧ һәм СПИД бер үк нәрсә.

Чынбарлык: ВИЧ кеше организмына үтеп керә, иммунитет күзәнәкләренә тәэсир итә һәм аны көчсезләндерә. СПИД-ВИЧ-инфекциянең соң үсеш стадиясе. Дәваланмаса, ВИЧ СПИДка кадәр үсә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International