Коткару тарихы

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Чын могҗиза Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең 2нче анестезиология һәм реанимация бүлегендә була. Табиблар антифриз эчеп, каты агуланган өч ир-атны коткара.

Пациентлар табиблар һәм Евгений исемле Түбән Кама кешесе ярдәмендә исән калган. 37 яшьлек ир-ат (фамилиясен әйтмәвен сораган һәм фотога төшүдән баш тарткан) чын мәгънәсендә герой дип саналырга хаклы.

Евгений үз эшләре белән машинада барган. Төзүчеләр бистәсе янында узганда, җиңел авто йөртүче машина тотучы ир-атны күрә, ул аягында көчкә басып тора торган була.

“Ул кулларын селтәп, ярдәм сорап кычкырды. Аның янында тагын ике ир-ат ята иде. Мин алар янына килдем, машина тотучы ир шунда ук: "безнең хәлебез начар!" – ди. Мин бу өч кеше артык күп эчкәннәр дип уйладым. Ләкин соңрак аларның антифриз эчкәннәре ачыклана, аякларының эшләмәве аңлашыла. Мин барысын да тиз генә үз машинама төяп, хастаханәнең кабул итү бүлегенә алып килдем һәм аларны табиблар кулына тапшырдым”, – дип сөйләде Евгений.

Евгений пациентларны хастаханәгә алып барганда, ике пассажир аңын югалта, өченчесенең дә аяклары эшләми башлый. Соңрак бу ир иптәшләренә караганда азрак эчкәне ачыклана, шуңа күрә аңарда кискен агулану симптомнары бераз соңрак беленә.

Антифриз эчү 1964, 1968 һәм 1971 елгы ир-атларда кискен агулануга китерә.

“Антифризда төп компонент булып этиленгликоль тора. Менә ул бик көчле агу. Һавадагы чик дозасы 14 мг / м3. 50 мл эчкә кертелгәч, көчле агулануга китерә. 100 мл дан артык үлемгә китерүче агулану. Хәтта аз күләмдә этиленгликоль куллану үзәк нерв системасына зыян, бөер һәм бавыр кискен җитешсезлегенә китерә, алга таба полиорган җитешсезлеге үсеш ала, кешедә барлык органнар да эшләми башлый”, – 2нче анестезиология һәм реанимация бүлегенең Җәбраил Хөсәен улы Матиев диде.

Хастаханәгә кергәндә ике пациент бик авыр хәлдә, комада була. Табиблар тагын бер пациентның хәлен авыр дип бәяли. Ир-атларны ашыгыч рәвештә 2 нче реанимация бүлегенә салалар һәм шунда ук үпкәләрен ясалма вентиляциягә күчерәләр. Табибларга эш күп иде, ә менә пациентларның исән калуына өмет аз иде. Табиблар Республика клиник хастаханәсендәге хезмәттәшләре белән телеконсультация оештыра. Ир-атларга интенсив терапия үткәрелә.

"Экзоген интоксикация бик көчле эндоген интоксикациягә күчә. Бөерләргә, бавырга һәм башка барлык органнарга токсик зыян китерә. Бөерләр эшләмәү сәбәпле, гемодиализ үткәрелә. Соңгы вакытта безнең практикада мондый хәлләр еш була, мондый пациентларның исән калу мөмкинлеге бик түбән. Ләкин бу очракта могҗиза була", – дип сөйли Җ.Матиев.

Ирләрнең исән калулары 2 нче реанимация бүлегенең табиблары һәм табиб-нефролог Александр Генераловның җайланган, оператив эше, дөрес тактик гамәлләре, тырышлыклары  ярдәмендә мөмкин була.

“Әлбәттә, бу ирләрне коткаруга бу пациентларны хастаханәгә алып килгән шофер зур өлеш кертте. Алар өчен һәр минут кыйммәт иде. Ир-ат битараф калмады, ул тиз эш итәргә кирәклеген аңлады һәм, пычрак булуга карамастан, аларны үз салонына төяп, хастаханәгә алып килде. Минемчә, бу батырлык”, – дип йомгаклады Җ.Матиев.

Табиблар тагын бер тапкыр искә төшерәләр, теләсә нинди техник сыеклыкларны куллану кешенең гомерен өзәргә мөмкин. Антифриз сәламәтлек өчен бик зарарлы, аның белән сак эш итәргә кирәк. Аны сыек килеш, паррәвешендә яки чәчрәп организмга кертүдән сакланырга кирәк. Онытмагыз, тире аша антифриз үтә ала.

Түбән Кама хастаханәсе командасы барысын да аек һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра. Ә Евгенийга кылган яхшылыклары үзенә артып кайтуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International