Казаннан һәм Екатеринбургтан дүрт доктор «Игелек миссиясе» халыкара программасының волонтерлары булды.
Балалар хирургы Владислав Чудаков, хирург-онколог Рушан Хаҗиев, эндокринолог Ирина Филимонова һәм офтальмолог Дарья Максютова таҗик коллегалары белән бергә Дүшәнбе һәм Дангара хастаханәләрендә амбулатор һәм стационар пациентларга консультация бирәләр.
«Игелек миссиясе» программасы кысаларында табиблар төрле яшьтәге пациентларны тикшерә, шулай ук урындагы коллегалары белән сирәк авыруларны дәвалау беркетмәләре турында фикер алыша.
Доктор Ирина Филимонова беренче тапкыр волонтерлык проектында катнаша.
Исегезгә төшерәбез, Таҗикстанда "Игелек миссиясе" 2023 елдан гамәлгә ашырыла. Элегрәк программада Россия волонтер-коткаручылары, сурдопедагоглар, буллингны профилактикалау буенча эксперт-психологлар, студентлар отрядлары вәкилләре катнашты.
«Игелек миссиясе» халыкара волонтерлык программасы Таҗикстан Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Сәламәтлек саклау һәм Россиянең Свердловск өлкәсе министрлыклары ярдәмендә Россотрудничество һәм Добро.РФ Ассоциациясе белән берлектә уздырыла.