2024 елда Ямал сәламәтлек саклау җитәкчеләре өчен эшли башлаган «Ямал медицинасы лидерлары» белем бирү программасында катнашучылар Казанга стажировкага килделәр.
Уку вакытында башка регионнан коллегалар Россиянең иң эре шәһәрләрендә сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы идарә практикаларын үзләштерәләр.
Татарстанга 80нән артык кешедән торган делегация килде. Ямал-Ненец автономияле округы вице-губернаторы Ирина Новоселова җитәкчелегендәге 30 сәламәтлек саклау җитәкчесе республиканың әйдәп баручы медицина учреждениеләренең, шул исәптән Республика клиник хастаханәсенең, Республика балалар клиник хастаханәсенең, Казан шәһәре М.Н. Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе, «Идел киңлекләре» балалар поликлиникасының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнәләр .
Белгечләр Татарстандагы хезмәттәшләренең сыйфат менеджменты, цифрлаштыру, диагностика һәм дәвалауның замана технологияләрен кертү өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштылар.
фоторепортаж тулыландырыла