Чаллы стоматолог-ортопеды Сеулда узган конференциядә катнашты

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Чаллы шәһәренең 1 нче стоматология поликлиникасының түләүле медицина хезмәтләре бүлеге мөдире, стоматолог--ортопеды Ирек Шамилевич Котлыахметов Сеулда (Көньяк Корея) узган «Osstem World Meeting 2024» халыкара конференциясендә катнашты.

Цифрлы стоматологиянең яңа казанышларына багышланган конгресста бөтен дөньядан 1500 табиб катнашты. Көньяк Корея, Япония, АКШ, Италия, Канада һәм Төркия спикерлары чыгыш ясады. Мәсәлән, Япониядән доктор Такео Канаяма тешләрен тулысынча югалту белән тоталь имплантациянең цифрлы протоколы турында сөйләде.

- Мондый халыкара конференцияләр стоматология җәмәгатьчелеге өчен мөһим, чөнки алар белем алмашуга һәм стоматология ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Әлеге чара ярдәмендә мин профессиональ күзаллауларымны киңәйттем, стоматология өлкәсендәге яңа фәнни эшләнмәләр турында белдем һәм үз практикама инновацияләр кертү өчен мотивация алдым, – дип билгеләп үтте Ирек Шамилевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International