Бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган медицина хезмәткәрләренә багышланган һәйкәлгә чәчәкләр куелды

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан медицина хезмәткәрләренә багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чарада сәламәтлек саклау ветераннары, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, министрлык аппараты, волонтер-медиклар катнашты.

"Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагылды. Без барыбыз да солдатлар белән бергә медикларның сугышта булуын бик яхшы беләбез. Сугыш табиблары, шәфкать туташлары, сугыш кырында һәм госпитальләрдә санитарлар меңнәрчә һәм меңнәрчә кешенең гомерен саклап калган. Сугыштан соңгы елларда сезнең күбегез Казан медицина мәктәбенең яңа юнәлешләре башлангычында торды. Без сезнең республика сәламәтлек саклау үсешенә керткән өлешегезне хөрмәт итәбез!"- диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International