Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасына капиталь ремонт ясала. Акчалар "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.
Объектта эшләр тиз темпта бара. Моны район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Вильевич Овчинников билгеләп үтте.