Бер атна эчендә шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7419 мәртәбә чыктылар

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе

30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм табиблары кешеләрне коткарырга 7419 мәртәбә чыктылар, шул санда иҗтимагый урыннарга – 1088 чакыру. Медиклар 912 мәртәбә бәхетсез очракларга чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 39 мәртәбә. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 50 кеше зыян күрде, 6 - үлем нәтиҗәсе белән, 25 кеше дәвалау оешмаларына тапшырылды. Янгынларга медиклар 18 мәртәбә чыктылар.

Бала табуга Казандагы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе медиклары 99 мәртәбә чыктылар. Төрле авырулар сәбәпле 5781чакырулар эшләнде, алар арасында көчле миокард инфаркты – 54, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылулары – 184.

Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.

Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International