Луганск Халык Республикасына Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр хезмәт итә торган ике батальон өчен махсус транспорт китерелде.
«Буханка» машиналары яраланганнарга медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән. Мондый бүләкне хәрбиләргә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән, ә автомобильләрне тапшыру урынына ведомство башлыгы Марсель Миңнуллин илтеп җиткергән.
«Тылда безнең бурыч - сезне сугыш кырында үз бурычларыгызны үтәү өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итү. Рөстәм Нургалиевичтан зур сәлам һәм аның йөкләмәсе – барыгызга да исән- сау җиңү белән әйләнеп кайтырга», - дип билгеләп үтте Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.
Очрашуда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты, ул медицина «Уазлары» ачкычларын тапшырганда Фәтех сүрәсеннән аятьләрне укыды.
Автомобильләр тапшырылгач, сәламәтлек саклау министры һәм мөфти вице-премьер Евгений Варакин озатуында Лисичанскига килде. Марсель Миңнуллин шефлык итә торган территориянең баш табибы Елена Олексюк белән очрашты, ул үзенең Татарстан коллегасын шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлләр белән таныштырды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча