Казан шәһәренең 1нче балалар хастаханәсенең яңа баш табибы билгеләнде

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Марат Садыйков Казан шәһәренең 1нче балалар хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде. Кичә клиника коллективына аны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов тәкъдим итте.

Марат Мадаристович - медицина фәннәре докторы, доцент, Татарстан Республикасының атказанган табибы, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале һәм "Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

1999 елдан 2002 елга кадәр 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә табиб-эндоскопист булып эшли.

2002 елдан 2024 елга кадәр 9нчы шәһәр балалар поликлиникасының баш табибы вазифасын башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International