«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Сарман үзәк район хастаханәсенең Алан Газар ФАПы төзелә. Бу модульле бинаны 1988 елда төзелгән иске җайлаштырылган бина урынына төзиләр. Медпунктта 291 кешегә хезмәт күрсәтелә. Фельдшер - Фадеева Фәния Котдус кызы.