Сарман үзәк район хастаханәсенең Яхшы-Каран ФАПы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча ремонтлана. Ул авыл мәдәният йортының арендага алынган бинасында урнашкан.
Эшчеләр керү ишекләрен яңарта, фельдшер кабинеты белән процедура кабинеты арасында бүлгеләр урнаштыра, бәдрәф белән берләштерелгән санитар бүлмәне үзгәртеп җиһазландыра, идәннәрне алыштыра, стеналарны плитка белән тышлый, электр сүндергечләрен, розеткаларны һәм яктырткычларны алыштыра.