Аксубай районының Яңа Тимошкино авылында ФАП бинасын ремонтлау милли проект буенча бара

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү кысаларында Аксубай үзәк район хастаханәсенең Яңа Тимошкино фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясала.

Ремонт барышында идән, түшәм алыштырылган, су белән тәэмин ителеше җайга салынган, электр үткәргечләре алыштырылган, стеналар керамик плитәләр белән капланган.

Ремонт эшләрен агымдагы елның 1 августында тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International