Өч көн дәвамында, 29-31 майда, Россия медицина музее һәм Н.А. Семашко исемендәге Җәмәгать сәламәтлеге милли фәнни-тикшеренү институты залларында «Россия медицина музейлары: үсешнең торышы һәм перспективалары» конференциясе узды, аның максаты - музей эше тарихын өйрәнү, медицина музейларының актуаль проблемалары турында фикер алышу һәм Россия медицина музейлары челтәрен формалаштыруга ярдәм итү.
Конференция эшендә Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге директоры Татьяна Куликовская катнашты.
Үз чыгышында Татьяна Львовна Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың медицина тармагы барлыкка килүенә һәм үсеш тарихына багышланган музей экспозициясе булдыру турында сөйләде.