Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Республика стоматология поликлиникасы коллективы һәр кечкенә пациент өчен бүләкләр әзерләде. Бүген теш табибына килгән пациентларга махсус Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. Мондый сувенирлар балаларга стрессны җиңәргә ярдәм итә һәм теш табибына барудан яхшы тәэсир калдыра.
Моннан тыш, бәйрәм уңаеннан табиблар һәм шәфкать туташлары балаларга уңайлы атмосфера булдыру һәм кәеф күтәрү өчен учреждение коридорларын бизәде.