2013 елның 3-4 октябрьләрендә Краснодар ш. «профессор С.В. Очаповский исемендәге 1нче номерлы край клиник хастаханәсе» ДБССОның Күкрәк хирургия үзәгенең нигезендә Европадан: Франция, Австрия, Бөек Британия, Испания һәм Россиянең күп регионнарыннан – әйдәүче экспертлар һәм торакаль хирурглар катнашуы белән «Торакаль хирургия буенча Европа мәктәбе» узды. Мәктәпнең Программасына лекцияләр залында, операцияләр бүлмәсендә һәм анатомик театрда узган фәнни һәм практик сессияләр керде. Күрсәтелгән докладлар торакаль хирургиянең, четерекле үпкә патологиясен диагностикалау һәм дәвалауның хәзерге заман мәсьәләләренә багышландылар. Форум эшенең ике көнендә бронх-үңәчнең тирән ярасы, үңәчнең яман шеше буенча 2 уңышлы операция, шулай ук анатомик театрда трахея хирургиясе буенча өйрәтә торган операция узды. РКХ хирурглары эшләнгән операцияләр турында фикер алыштылар, хәзерге заман таракаль хирургиянең иң авторитетлы белгечләренең лекцияләрен игътибар белән тыңладылар. Торакаль хирурглар форумны бик шәп итеп уздырган өчен «Торакаль хирургия буенча мәктәпне» оештыручыларга рәхмәтле.