Яр Чаллы табибы Рушания Сәгъдиева вафат булды

2024 елның 16 июне, якшәмбе

15 июньдә Татарстан Республикасының Атказанган табибы, Россия Федерациясенең Атказанган табибы, Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы Сәгъдиева Рушания Гаяновна фаҗигале рәвештә һәлак булды.

Рушания Гаяновна 40 елдан артык туган шәһәре Яр Чаллы медицинасын үстерүгә багышлаган. Озак еллар ул табиб-терапевт булып эшли, аннары Чаллыда 4 поликлиника белән җитәкчелек иткән, 10 елдан артык шәһәрнең 6 поликлиникасында эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International