Балалар республика клиник хастаханәсендә нейробластома терапиясе турында фикер алыштылар

2024 елның 18 июне, сишәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсе Онкология, гематология һәм хирургия үзәге базасында нейробластома терапиясендә инновацияләр турында фикер алыштылар,чарада республика хастаханәсе һәм Россия төбәкләре белгечләре катнашты. БРКХ баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Светлана Сенек сәламләү сүзендә Үзәкнең нәтиҗәле эшләве, аның казанышлары, потенциаллары һәм уңышлы тормышка ашырылган проектлары турында сөйләде.

Чарада белгечләр диагностика һәм терапия проблемалары, онкология авырулары булган балаларны дәвалаудагы катлауланулар һәм дәвалау стандартлары белән бәйле мәсьәләләр турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International