Ботулизм - тормыш өчен куркыныч авыру. Аны ботулотоксин китереп чыгара, аны Clostridium botulinum китереп чыгаручы бактерияләр бүлеп чыгара. Авыруның төп клиник билгеләре бактерияләрнең булуына түгел, ә ботулотоксинга бәйле. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционист Халит Хаертынов аңлатуынча, ботулотоксинның 7 төре бар: А, B, C, D, E, F, G. Шулардан кешедә ботулизмны ешрак А, B, Е тибындагы ботулотоксиннар китереп чыгара.
"Кеше ботулотоксинны бактерияләр артык җитештерү өчен анаэроб шартлар тудырылган, ботулотоксиннар булган ризыкларны, мәсәлән, гөмбәләр, какланган балык, консервланган яшелчәләр ашаганда ботулизм белән зарарлана", — дип аңлата Хаертынов.
Хәл начарланганда иң беренче чиратта түбәндәге симптомнарга игътибар итәргә кирәк:
• авыз кибү;
• йөзнең төсе китү һәм күңел болгану;
• тамак карлыккан булуы һәм йотканда авыртуы;
• әйберләрнең ике булып күренүе һәм күрүнең начарлануы, күз кабагы төшүе, күз карасы киңәйүе, кылый күзлелек;
• координацияне югалту;
• аяк-кул параличы;
• күкрәктә авырлык;
• эч күбү һәм авыртуы, диарея.
Югарыда әйтеп үтелгән симптомнарны ачыклаганда шунда ук ашыгыч ярдәм чакырырга яки хастаханәгә үзең мөрәҗәгать итәргә кирәк. Инкубация чоры зарарланган ризыкны ашаудан алып беренче симптомнарга кадәр төрле: 2-3 сәгатьтән 3-5 көнгә кадәр - булырга мөмкин . Авыру нерв системасы зарарлануы белән чагыла.
Ботулизм белән авыручыларны стационарда гына дәвалыйлар, кешене мондый авыруга шик белән дә хастаханәгә салалар. Беренче эш итеп табиблар ашказанын юалар, агуланганда организмнан агулар һәм токсиннар чыгару өчен кулланыла торган энтеросорбентлар билгелиләр. Куркыныч авыру белән көрәшүче төп көрәшче — ботулинга каршы сыворотка.
"Сыворотка иртәрәк кертелсә, савыгу фаразы яхшырак. Шуңа күрә мөмкин кадәр иртәрәк табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Теләсә кайсы белгеч — терапевт, невролог — ботулизмга шик булганда пациентны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрергә тиеш", - дип аңлатты Хаертынов.