Мамадыш стадионында чираттагы "Табиб белән йөреп кайту" узды

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Мамадыш шәһәре халкы табиблар белән стадионны әйләнеп чыкты. Очрашуда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Руслан Заһир улы Гарипов, баш шәфкать туташы Штукина Галина Николаевна, бүлек мөдире, табиб-стоматолог Сәгъдиева Лилия Әкрәм кызы белән берлектә стоматология бүлегенең табиблары һәм шәфкать туташлары катнашты.

Йөрү барышында табиб-стоматолог Лилия Әкрәм кызы теш кариесын профилактикалау, кариесны дәвалауның яңа ысуллары турында сөйләде, катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Чираттага очрашу «Яшьлек» скверында 25 июньдә 18.00 сәгатьтә булачак.

Сөйләшү гөмбә, җиләк белән агулану һәм наркотиклар куллану куркынычы турында барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International