Казан дәүләт медицина университеты Россиянең иң яхшы университетлары исемлегенә керде

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Казан дәүләт медицина университеты Россия медицина вузлары арасында үзенең лидерлык позицияләрен раслады, RAEX агентлыгының яңа рейтингына эләкте (https://raex-rr.com/education/russian_universities/top-100_universities/2024/).

Быел Казан дәүләт медицина университеты Россиянең барлык югары уку йортлары арасында 44нче урынны һәм медицина югары уку йортлары арасында Сеченов университетыннан, Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетыннан һәм Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетыннан соң дүртенче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International