«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча быел беренчел звено медицина учреждениеләренә яңа җиһазлар керәчәк.
Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан килә. Мәсәлән, Арча үзәк район хастаханәсе 2 гастроскоп һәм 1 колоноскоп белән тәэмин ителәчәк. Эндоскопия җиһазлары Чаллы һәм Түбән Кама поликлиникаларына да керәчәк. Рентген-аппарат, цифрлы маммограф район поликлиникаларына җибәреләчәк.