Арча табибы самолетта баланы коткарган

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

Татарстан клиникаларының баш табиблары сәламәтлек саклауны оештыручылар гына түгел, күп еллар укуга һәм клиник практикага багышлаган табиблар да.

 Рифат Идрисов белеме буенча балалар табибы, бу белем һәм күнекмәләр гадәттән тыш хәлләрдә бик ярдәм иткән.

"Самолетка утырып, очарга ишекләр генә ябылды, "Салонда табиб бармы?" – дип кычкырдылар. Урынымнан сикереп торып, тавыш килгән якка ташландым", - дип сөйли Арча үзәк район хастаханәсе баш табибы.

Самолет салонында 4 яшьлек баланың хәле авыр иде, авызыннан күбекләр килә, иреннәре зәңгәрләнгән, авыр сулый иде. "Мин шунда ук балага беренче ярдәм күрсәтә башладым, - ди Рифат Идрисов. Табиб тиз генә баланың гәүдәсен бер якка авыштырган, башын аска таба каратып, каты итеп кысылган тешләрен ачып, телен чыгарган.

Шуннан соң бала сулыш алып, аңына килә башлаган, пассажирлар көчле итеп кул чапканнар. Ә кечкенә пациент янына ашыгыч ярдәмнән хезмәттәшләре ашыга иде инде. Баланы хастаханәгә алып китәләр, шуннан соң гына самолет оча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International