Онкология диспансеры хезмәткәрләре «үпкә рагы» диагнозы куелган пациентлар өчен ярдәмлек чыгарды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Анда пациент өчен үпкә төзелеше, яман шеш төрләре, стадияләр, дәвалау вариантлары, операциягә әзерлек нечкәлекләре, операциядән соңгы чор, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җаваплар һәм башка күп нәрсәләр турында барлык кирәкле мәгълүмат тупланган.

Бу ярдәмлек беренче тапкыр ике телдә - рус һәм татар телләрендә чыгарыла.

Кулланманы сылтама буенча карарга була - https://oncort.ru/pamyatki/rak-legkogo-rukovodstvo-dlya-paczientov.

Зинһар, игътибар итегез, дәвалау тактикасын сайлау - медицина белгечләренең җаваплылыгы өлкәсе. Сәламәтлек белән бәйле проблемалар булганда табибка мөрәҗәгать итәргә һәм аның киңәшләрен төгәл үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International