26 июнь – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

Бу көннең төп максаты – наркотикларга бәйлелекне профилактикалау һәм дәвалау чараларын кабул итүне стимуллаштыру, шулай ук ил хөкүмәтләрен наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш мәсьәләләрендә хезмәттәшлеккә чакыру. Татарстан Республикасында наркомания һәм алкоголизмга каршы көрәш сагында Республика клиник наркология диспансеры һәм аның бөтен республика буенча филиаллары тора. РКНД үз составында амбулатор, стационар һәм реабилитация бүлекчәләре (шәһәр чикләрендә һәм шәһәрдән читтә урнашкан), реанимация палатасы белән интенсив терапия бүлеге, химия-токсикология лабораториясе бар. Амбулатор бүлекчәләрдә көндезге стационарлар һәм тәүлек әйләнәсе медицина тикшерүе кабинетлары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International