Эш визиты белән Түбән Кама үзәк хастаханәсенә Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов, Чаллыдагы РКОД филиалының баш табибы Алмаз Хаҗиев, Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, Түбән Кама мэры Рамил Муллин килде.