Медицина оешмалары хезмәткәрләрен бүләкләү

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында дәүләт медицина оешмаларының гражданнар оборонасы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Разин улы Фатихов тапшырды.

Министрлыкта мобилизация әзерлеген һәм мобилизацияне оештыруда һәм тәэмин итүдә актив катнашканы һәм 2023 елда мобилизация әзерлеге буенча эшне оештыруда ирешкән яхшы нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдерелде:

Казан шәһәре «8 нче балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча инженеры Габитов Ирек Альберт улына;

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы акад. В.М. Бехтерев  исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУнең ГО, гадәттән тыш хәлләр һәм мобилизация эше  бүлеге (штабы) начальнигы  Фәретдинов Наил Илдус улына;

Казан шәһәренең «7нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУнең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм мобилизация эше буенча баш табиб урынбасары Шәйдуллин Рөстәм Әсгать улына;

«Саба үзәк район хастаханәсе" ДАССУнең гражданнар оборонасы штабы начальнигы Шакирҗанова Айгөл Марат кызына;

«Кукмара үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең гражданнар оборонасы буенча инженеры Шәмсиева Гөлфия Хәкимулла кызына;

Казан шәһәренең «1нче Шәһәр балалар хастаханәсе» ДАССУнең Гражданнар оборонасы һәм мобилизация эше буенча баш табиб урынбасары Шиверских Василий Михайловичка.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International