Казанда, Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә, «УРАМ» экстрим-паркында белгечләр консультациясе белән ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрү акциясе узды. Үзләренең ВИЧ-статусын 178 кеше белгән.
Чаралар «Яңа гасыр» АБНО белән берлектә уздырылды.