Kazan Digital Week форумында көзен сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр турында фикер алышачаклар

2024 елның 2 июле, сишәмбе

2024 елның 9–11 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында «Kazan Digital Week – 2024» Халыкара форумы үткәрелә.

Форумның миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак технологик суверенитетын һәм мәгълүматлар суверенитетын тәэмин итү.

KDW – 2024 тематик юнәлешләре:

 Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;

- цифрлы индустрия 4.0;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Яңа заман кибер куркынычсызлыгы;

 - Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

 - Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Катнашучыларның аудиториясен киңәйтү максатыннан форумны «Казан Экспо»Халыкара күргәзмәләр үзәгендә көндезге һәм онлайн форматта уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International