Сәламәтлек саклау министрлыгында БРИКС илләренең спорт уеннарына нәтиҗә ясадылар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Казанда «БРИКС илләренең спорт уеннары» Халыкара мультиспорт турнирына йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.

Һәрбер чараны уңышлы үткәрүнең мөһим өлешләренең берсе – медицина тәэминаты.

Брикс уеннары объектларында 23 медицина пункты, 27 мобиль медицина бригадасы эшләде, 30 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы дежурлык оештырды.

Уеннарны медицина белән тәэмин итү буенча эшкә җәлеп ителгән медицина персоналы саны Уен объектларында гына 200дән артык кеше тәшкил итә.

Шулай ук вәкиллекле хастаханәләр, яшәү урыннарында ашыгыч ярдәм бригадалары, спорт поликлиникасы актив эшли.

Уеннарны оештыруда, үткәрүдә, медицина белән тәэмин итүдә катнашучы республиканың барлык медицина хезмәткәрләренә Казанда БРИКС уеннарын уздыруга вәкаләтле Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Денисов Максим Сергеевич рәхмәт белдерде һәм истәлекле медаль тапшырды.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Казандагы БРИКС уеннарын медицина белән тәэмин итүдә катнашучыларга сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International