Казанның Сугыш ветераннары өчен госпиталендә миокард инфаркты кичергән пациентлар өчен сәламәтлек мәктәбе кысаларында дәрес узды.
Дәрес ачык диалог формасында узды.
Сорауларга табиб-кардиолог Д.Р. Тавкаева бик кызыклы һәм белемле җавап бирергә тырышты. Шулай ук доктор миокард инфарктынан соң реабилитацияләүнең мөһим моментлары турында сөйләде.
Ахырда барлык катнашучыларга «Йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычы факторлары» дигән буклетлар һәм истәлекләр таратылды.