Казанның 21нче номерлы шәһәр поликлиникасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы А.Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе Милли медицина тикшеренү үзәге ФДБУ аудиторлары булды.
Визитның максаты – «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш» региональ проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту.
Аудиторлар поликлиниканың эше, шулай ук кардиология пациентларын алып бару регламенты белән таныштылар, шул исәптән тикшерү, дәвалау һәм реабилитация этабында.