Баулы үзәк район хастаханәсе: күп кенә табиблар бер гаиләдән

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Баулы үзәк район хастаханәсендә күп кенә лаеклы гаилә парлары эшли. Иң якын кешеләрнең бер-берсен ярты сүздән аңлаулары бик мөһим, бигрәк тә шундый җиңел булмаган өлкәдә – медицинада.

Ел саен 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Гаилә елы уңаеннан профсоюз комитеты тарафыннан "Һөнәренә тугрылык өчен"номинациясе расланды. Медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм чарасында Баулы район үзәк хастаханәсенең гаилә династияләрен хөрмәтләделәр. Шулай ук аларга профсоюз оешмасыннан бүләкләр тапшырылды.

Коллектив үзәк район хастаханәсендә эшләүчеләр белән горурлана:

1. Ирле-хатынлы Стешовлар Владимир Александрович һәм Светлана Александровна

2. Ирле-хатынлы Курбановлар Шәүкәт Хөсәен улы һәм Мамадалиева Гөлбахор Садуллоевна

3. Нәбиуллиннар гаиләсе: ирле-хатынлы Нәбиуллиннар Денис Рамил улы һәм Гөлшат Илшат кызы, әтисе Нәбиуллин Рамил Гамил улы

4. Ирле-хатынлы Хәмидуллин Рөстәм Рим улы һәм Закирова Фирүзә Хәлилбоевна

5. Ирле-хатынлы Шәйдуллиннар Рамил Рәшит улы һәм Гүзәл Гамил кызы

6. Әнисе Нафикова Айсылу Мәгърифовна һәм кызы Китабова Эльмира Айратовна

7. Әнисе Зәкиева Әлфина Фәнис кызы һәм кызы Алтынгәрәева Розалина Мәхдиевна

8. Әнисе Мирзаханова Эльмира Әмирән кызы һәм кызы Минһаҗева Регина Мөнир кызы

9. Әнисе Идиятуллина Әлфия Минаровна һәм кызы Фәхриева Сабина Флюровна

10. Әнисе Мөхтәсәрова Роза Василевна һәм кызы Мөхтәсәрова Эльвина Ринатовна

11.  Әнисе Власова Гүзәл Ринат кызы һәм кызы Вәлиева Эльвира Андреевна

12.  Әнисе Хәлфиева Ландыш Гафият кызы һәм кызы Сәлимшина Ләйлә Рәмил кызы

13.  Әнисе Газизуллина Елена Ивановна һәм кызы Соколова Раиса Тимергалиевна

14.  Әтисе Кульгутин Владимир Алексеевич һәм улы Кульгутин Сергей Владимирович

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International