Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге «Казан шәһәре 18нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУнең 13нче хатын-кызлар консультациясе һәм «ТР Төньяк йөреш федерациясе» РҖО ярдәмендә «Меша» спорт-сәламәтләндерү лагеренда Гаилә елына багышланган профилактика акциясе оештырды.
Акция барышында «Казан шәһәре 18нче шәһәр поликлиникасы» ДАССУнең табиб-акушер-гинекологы Диана Гыйзамова тыңлаучыларга репродуктив сәламәтлекнең мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук аборт процедурасының хатын-кыз организмына нинди зыян китерүен җентекләп аңлатты.
Чара ахырында «ТР Төньяк йөреш федерациясе» РҖО инструкторы Миләүшә Сәгеева «Меша» спорт-сәламәтләндерү лагеренда катнашучылар өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрде.